Узган атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре машина тәрәзәләрен ГОСТ таләпләреннән арттырып тоныкландырган 5 машина йөртүчене тоткарлаган. Статистикадан күренгәнчә, районда машина тәрәзәләрен "каралтырга" яратучылар саны аз түгел икән.
- Пленканы салдырырыга каршы килүчеләргә 500 сум күләмендә штраф яный, - диләр ЮХИДИ бүлегендә. - Әгәр техник регламент бозыла, ягъни транспорт чарасы пыяласының яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан арттырыла икән, андый машина ияләренә 15 тәүлеккә кадәр арест та яный.
Әлегә кагыйдә бозучыларга әнә шундый җәзалар каралган. Ә алга таба автомобиль хуҗалары "тимер ат"ларын чамадан тыш тонировкалаган өчен машина йөртү таныклыгыннан "колак кагарга" да мөмкин ди. Яңартылган закон проектын Россиянең Дәүләт Думасы агымдагы елның язында ук карый башлаячак.