Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Торба 30 ел хезмәт итәчәк

-Хәммәдиев урамы буйлап уза торган җылылык трассасында 250 метрда торба күбекле полимер-минераль изоляция белән салына, мондый торбалар 30 ел хезмәт итәчәк,-диде безгә Нурлат җылылылк челтәрләре директоры Рамил Шарапов.

-Бу безнең трассаларны яңарту планында каралган.
Узган ел предприятие шәһәрдәге 1800 метр иске җылылык торбаларын шундый ысул белән яңага алыштырган булган инде, быел мондый эш 1000 метрда үткәрелә. Нигездә алыштырулар иң катлаулы-юл аша уза торган участокларда башкарыла. Әйтүләренчә, шәһәрдә әле тузган участоклар тагы да бар, әмма авария куркынычы янаган торбалар яңартылган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат