Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Тәрбия хакында сөйләштеләр

Бүген шәһәр Мәдәният сараенда район авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп укучылары, республика, район дин әһелләре катнашында узган сөйләшү берничә мәсьәләне үз эченә алган иде.

Аларның иң беренчесе тәрбия роле хакында булса, икенчесе һөнәр сайлау турында булды. Очрашуга килгән Россия Ислам университеты вәкилләре - проректор Рөстәм хәзрәт Батров, проректорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ринат хәзрәт залда утыручыларга Россия Ислам университеты хакында мәгълүмат җиткерделәр. Дини уку йортларын әллә кайдан эзлисе дә түгел, быел үзебездә ачылачак мәдрәсә дә ике юнәлеш буенча белгечләр әзерләргә планлаштыра. Мәдрәсә тәмамлаучылар авыл хуҗалыгы һәм дин белгечлеге алып чыгачаклар. Инде бүгеннән бирегә укытучылар туплау эше башланган. Очрашуга килгән чыгарылышлар арасында Киекле урта мәктәбе укучысы Газиз Маняпов булачак уку йорты турында тулы мәгълүматлы да булып китте.
- Бүгенге очрашу минем өчен, - ди сөенечен яшермәгән чыгарылыш сыйныф - Балачактан дини уку йорына керергә хыялландым, әзерлегем дә бар. Корьән - хафизлар әзерләүче факультетны сайламакчы булам.
Район мәчетләре имамнары катнашкан сөйләшүгә район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлшат Евлахинаның килүе дә очраклы булмады.
- Татар авылларында мәетләрне таныклыксыз күмү әле дә дәвам итә, - диде Гөлшат Гараена имамнарга мөрәҗәгать итеп. - Аеруча Югары Нурлат һәм Түбән Нурлат микрорайоннары белән проблемалар бар. Бу - үз чиратында түләүләргә бәйле.
Очрашу район дин әһелләренең киңәшмәсе белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат