Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Төрекләр Нурлат агачыннан җиһаз ясыйлар

    Кичә Нурлат урманчылары Төркиянең Алабугадагы агач эшкәртү заводына уникенче рейсларын ясадылар.

    - Заводны ачу декабрьгә планлаштырган, әлегә агач запасы әзерләү бара. Түбән товарлы агачны без ике атна элек ташый башладык. Бүгенге көнгә урманда заводка җибәрү өчен 6000 кубомтерлап түбән сортлы агач әзерләнгән, - диде "Нурлатлес" ДБУсы директоры Спартак Еливанов. Әлеге агачны ташу мәсьәләсе дә уйланылган. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы каршында урман транспорт компаниясе оештырылган, аның 20 берәмлек урман ташу машинасы бар. Бу компания республиканың барлык урман хуҗалыкларыннан, шул исәптән Нурлаттан да түбән сортлы агач ташу белән шөгыльләнәчәк. Әлегә исә "Нурлатлес" үз транспорты белән эш итә. Тулаем алганда, нурлатлылар ике атна эчендә 180 кубометрлап агач озатканнар. План буенча 2013 елга заводка 11 мең 500 кубометр агач җибәрергә тиешләр. Түбән сортлы агач җиһаз сәнәгате өчен МДФ, ДСП һәм башка материаллар ясауга тотылачак.

    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: