Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Төркиянең Нурлатка тугандаш шәһәре Җәйханнан янә кунаклар булып китте.

Төркиянең Җәйхан шәһәре мэры ның социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Мәһмәт Али Арслан җитәкчелегендәге биш кешелек делегация Нурлат - Җәйхан арасындагы тугандашлык җепләрен ныгыту ниятеннән килгәннәр иде. Узган шимбә көнне аларны Нурлат районы башлыгы Наил Шарапов кабул итте

Ике арада аккан матур әңгәмә барышында төрки халыкларны берләштергән тарихи уртаклыклар телгә алынды, киләчәктә багланышларны ныгыту максатыннан кайбер ниятләр барлыгы да телгә алынды. Кунаклар визит барышында Нурлат белән таныштылар, шәһәрнең белем бирү, мәдәни учреждениеләре эшчәнлеге белән кызыксындылар, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда булдылар. Якшәмбе көнне алар "Уяв" чуваш мәдәнияте бәйрәмендә катнаштылар, кичен Россия эстрада йолдызлары концертын карадылар. Дүшәмбе көнне кунаклар изге Болгар җирендә булып, тарихи -мәдәни хәзинәбез белән таныштылар, анда барган зур торгызу эшләренә хәйран калдылар. Юл уңаеннан изге Биләр чишмәсендә булу, Казанның тарихи урыннары белән танышу да аларда бик матур тәэсирләр калдырды. Кунаклар ике шәһәр арасындагы багланышларны алга таба да үстерү теләге белән киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Уяв Наил Шарапов Тљркия Ќђйхан