Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Төрнәс спирт заводы ябылып эшсез калучыларның 13се эшкә урнаштырылган

Июль аенда Төрнәс спирт заводы ябылганнан соң 93 кеше Нурлат шәһәренең мәшгульлек үзәгенә исәпкә баскан иде.

Үзәктә аларны эшкә урнаштыру буенча чаралар дәвам итә.
- Бүгенге көнгә 13 кеше төрле оешма-предприятиеләрдә эшли, калганнары эшсезлек буенча пособие алып тора. Тагын 5 кеше кабаттан һөнәр үзләштерү курсларында укый, 3се котельня операторы, 2се 1С-Бухгалтерия белгечлеге алачак, - ди мәшгульлек үзәге директоры Нәгыйм Сафиуллин. - Тагын 10 кеше вакытлыча җәмәгать эшләренә җәлеп ителде. 6 кеше кирпеч заводында, 4се шикәр заводында эшләячәк, аларны эшкә йөртү өчен заводлар махсус транспорт бүлеп бирде.
Үзәктә испәтә торучыларны эшле итүнең төрле юллары карала. 24 сентябрьгә планлаштырылган вакансияләр ярминкәсе шуларның берсе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат