Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Төрнәстә мунча ачылды

Бүген, 12 сентябрьдә, Төрнәс авылында райондагы социаль объектларның чираттагысын - җәмәгать мунчасы ачтылар.

Әлеге вакыйганы төрнәслеләр күптән көткән иде. Татарстанда иң беренчеләр булып оешкан Төрнәс совхозында 1919 елдан җәмәгать мунчасы эшли башлый. Әмма хуҗалыклар таркала башлагач, мунчаны тотуы да кыенлаша, өуңа да соңгы 10 елда мунча эшләми торды. Ә узган ел республика бюджеты средстволарына һәм якташыбыз Равил Моратов ярдәме белән "Перспектива" җәмгыяте 6 ай эчендә төрнәслеләргә заманча мунча төзеп бирде.
Объектны тантаналы ачу чарасында катнашкан район башлыгы урынбасары Флюра Ногъманова мунчаның халыкка хезмәт итүен теләде.
Төрнәслеләрнең шатлыкларын уртаклашырга килгән район башлыгы Равил Кузюров халык белән аралашуны гражданнар җыенында дәвам итте. 1230 кеше яшәгән авылда яшәү өчен мөмкинлекләр җитәрлек: урта мәктәп, 40 балага исәпләнгән балалар бакчасы, кибет, клуб, мәчет, чиркәү эшләп тора, урам юллары асфальтлана. Болар хакында үз чыгышында җирлек башлыгы Сергей Белов та сөйләп үтте. Әмма халыкны борчыган мәшгульлек һәм ТХК сферасы, коммуналь түләүләр буенча сораулар әле дә актуаль. Районның төрле службалары җитәкчеләре катнашкан җыенда район башлыгы башкарылган эшләргә кыскача анализ ясады, авыл җирлекләрендә булган актуаль проблемаларны чишү юлларына тукталды, җыенга килгән халыкның сорауларына җаваплар бирде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X