Реклама
Нурлат варислары Берлекләренең туган көнен шәһәр паркында флеш-моб белән билгеләп үттеләр.
Бу көнне чарада катнашкан малайлар һәм кызлар шәһәр мәктәпләрендә һәм коррекцияләүче-интернат мәктәптә укучылар иде. "Районда 5 меңләп варис исәпләнә. Аларның отряд исемнәре дә төрле, девизлары да аерылып тора. Бүгенге чарага җыелган балаларны башкалардан өч төстәге галстуклары белән генә аерылып тормый әле, варисларның төп девизы - көн саен игелекле гамәлләр кылу", - ди балалар иҗаты үзәге директоры урынбасары Татьяна Мусина. Бу көнне флеш-мобка җыелучы варислар өчен аралашу, танышу мөмкинлеге дә булды. Флеш-моб Варислар берлеге гимны белән тәмамланды. Варислар нурлатлыларга оешма турында язылган флаеерлар, листовкалар тараттылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз