Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Туган як сәламын җиткерделәр

1 март көнне Яр Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда якташыбыз, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Разия Гайнуллинаның иҗат кичәсе үтте.

Анда якташларының сәламен, район җитәкчелегенең котлавын ирештерергә бездән дә 5 кешелек делегация барды. Разия ханымга район башлыгы Равил Кузюров исеменнән котлауны Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе начальнигы Әлфия Галәветдинова, авылдашлары сәламен Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина җиткерделәр. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының Нурлат бүлеге җитәкчесе Фәридә Сәгыйрова, баянчы Сәмигулла Рәхмәтуллин, җирле шагыйрәбез Фәүзия Мөхәммәтованың чыгышлары да якташыбыз кичәсенә җылылык өстәделәр.
- Миңа күрсәткән ихтирамнары өчен район башлыгы Равил Кузюровка, барлык якташларыма чиксез рәхмәтлемен, - дип шалтыратты безгә Разия ханым бүген. - Кичәмә Казаннан да, Яр Чаллыдан да, башка шәһәрләрдән дә иҗатташларым, шәкертләрем күп килгән иде. Әмма иң куанычлысы туган җиремнән килгән котлау булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат