Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • “Тулпар” бәйгегә әзерләнә

    Нурлат район мәдәният йорты каршындагы "Тулпар" шаяннар һәм тапкырлар клубы командасы татар ШТМКнарының Сарманда 16 октябрьдә узачак зона бәйгесендә катнашачак. Быел ярыш "Агай-эне-ак мыек, бер-беребезне какмыек" дигән тема буенча барачак.

    Илшат Гайсин җитәкчелегендәге әлеге клуб хәзер репетицияләр үткәрү белән мәшгуль. Аның составында зур үзгәрешләр юк: Ришат һәм Рушат Җәлаловлар, Кадрия Әндәрҗанова, Наилә Җиһаншина, Гөлфирә Мингалимованың сәхнә тәҗрибәләре бар инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: