Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат ДЮСШсы көрәшчеләре Бөтенроссия турнирыннан призлы урыннар яулар кайтты

Дөнья беренчелеге алдынна исә Түбән Камада танылган көрәшче, атказанган спорт остасы Шамил Садриев истәлегенә традицион Бөтенроссия турниры узды һәм Нурлат спорт мәтәбе көрәшчеләр анда да матур уңышлар белән сөендерделәр.

Әлеге бәйгегә ДЮСШның Иглай, Чулпан, Елаур филиалларында шөгыльләнүче яшь көрәшчеләр барган иде. Нәтиҗәдә, Илья Алексеев, Егор Горшков (тренерлары Расих Сәмигуллин) һәм Илсөя Сәгъдиева (Рамил Рәхмәтуллин) - III урыннар алып кайттылар. Моннан тыш, Василий Алексеев һәм Александр Хурастеевта IV урын.
Шунысын да әйтик, Расих Сәмигуллиның тагы бер шәкерте, бүген Яр Чаллы педагогия институтында белем алучы Ольга Спиридонова бу турнирда җиңүче исеме яулады. Ольга - Яңа Тумба кызы, быел Елаур урта мәктәбен тәмамлаган иде. Көрәш белән дә Елаур мәктәп-интернатында шөгыльләнә башлый. "Ольга - бик тырыш кыз, үҗәт спортчы. Әти-әнисенең, якыннары аның спорт белән мавыгуын бик хуплыйлар, шуңа югары уку йортына киткәч тә көрәшне ташламады ул, ә нәтиҗәсе күз алдында. Дөнья беренчелегенә кадәр Россиянең вузлары арасындагы турнирны да отып кайтты әле", - дип сөенә шәкерте өчен Расих Сәмигуллин да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Спорт