Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

“Туслах” газетасы корреспонденты Маргарита Литта: “Улымның гомерен Изге Матрона саклап калды”

​​​​​​​“Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасының чуваш бүлегендә эшләүче хезмәттәшебез Маргарита Литта нурлатлыларга талантлы шагыйрә, күңел һәм тел байлыгын мәкаләләрендә сүзләр белән осталарча “төреп” бирүче журналист, үз халкының милләтпәрвәре, эчкерсез һәм ихлас кеше буларак таныш. Ә менә аның диндар булуы һәм ике дистә елдан артыграк сәйләннән иконалар чигү белән шөгыльләнүе тар даирәгә генә билгеле.

– Икона – картина түгел, аны чигү өчен зур рухи җаваплылык, дини әзерлек кирәк, – дип сөйләде Маргарита шөгыле турында. – Чигү эшен ниятләгәч, мин иң башта, һичшиксез, чиркәүгә барып чистарынам, тәүбә итәм, махсус догалар укыйм. Гомумән, бу эшне изге уйлар белән, аның булачак хуҗасына иминлек, исәнлек теләп башкарырга кирәк. Шуңа кул эше белән төннәрен, тынычлыкта, гаилә әгъзалары йокыга талгач кына шөгыльләнергә тырышам. Төшенкелеккә бирелгәндә яисә авыр уйларың булганда чигү эшен читкә куеп тору хәерлерәк. Кеше бит әлеге икона каршында бөтен күңелен биреп догалар укыячак, шуңа минем бу изге эшкә бармак аша карарга рухи хакым юк. Эшемне төгәлләгәч, мин тагын чиркәүгә барып, руханидан хәер-фатыйха сорыйм һәм иконаны изгеләндерәм.

Маргарита иконалар чигү белән студент чагында, Самара дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыганда кызыксынып китә. Бервакыт, төркемдәшләре белән "Мария" сынлы сәнгать галереясе күргәзмәләрен карап йөргәндә, энҗе белән чигелгән иконага күзе төшә, кызны аның чиксез матурлыгы, илаһилыгы гаҗәпкә калдыра. Бирегә тагын берничә тапкыр килә әле ул. Һәм, ниһаять, үзен сынап карарга була. Сәйләннәр сатып ала, чиркәү календаренда басылган Мәрьям Ана иконасын тукымага төшереп, эшкә керешә. Беренче коймак төерле була, дигәндәй, бу аңа җиңел генә бирелми, эшен төгәлләгәнче күпме сабырлык тупларга да, күпме тир түгәргә туры килә әле. Бүген әлеге икона кадерле истәлек булып әнисенең өй түрендә эленеп тора.

– Кече улым Вячеслав – иконалар чиккәндә укылган догалар белән гомере сакланып калган балам, – дип Маргарита шөгыле һәм инанулары белән бәйле бер могҗизалы вакыйганы да сөйләде. – Ике яшьлек чагында улым кинәт сулышы җитмәүдән тончыга, үлем белән көрәшә башлады, табиблар да чарасыз калды. Мин ул вакытта Мәскәү Матронасы иконасын чигә идем, аның рухына ялварып, баламны сакласаң, исән калдырсаң, Мәскәүгә барып, җәсәдең кисәкләренә баш ияр идем дип вәгъдә бирдем. Шулчак Слава сулап җибәрде. Вәгъдәмдә тордым. Ә иконаны тәмамлагач, аны да Матрона җәсәде саклана торган гыйбадәтханәгә алып барып изгеләндердем...

Маргарита өчен иконалар чигү – бүген яраткан шөгыленнән бигрәк, күбрәк күңел халәте һәм юанычы, үзе әйтүенчә, ул аңа яшәү көче, рухи ныклык бирә. Яныңда синең мавыгуларыңны аңлап, һәрчак ярдәмгә килергә әзер торган якын кешеләрең булганда бигрәк тә. Самара өлкәсенең Туарма авылында туып-үскән һәм кече яшьтән дини тәрбия алган кыз Нурлатка кияүгә чыккач та яңа гаиләсендә зур теләктәшлек таба. Менә 18 ел инде ул каената-каенанасының фатыйхасын алып, алар белән бер сүздә, бер теләктә булып тату гомер кичерә. Тормыш иптәше Владимир белән ике ул үстерәләр, аларда үзләре һәм гаиләнең өлкән буын вәкилләре үрнәгендә милли һәм дини традицияләргә хөрмәт тәрбиялиләр. Ә тормыш бөтен, күңел көр булганда илһам килеп, шигырь юллары да туып кына тора. Аларның бер төркеме "Пластилин яңгыры" дип исемләнгән җыентыкта үз урынын алды да инде. Чиратта – яңа иҗат җимешләре. Аһәңле шигырьләр, йөрәккә үтеп керерлек мәкаләләр, я булмаса изге иконалар булсынмы – аларның барысы да, ихлас күңелле Маргаританың үзе кебек үк, тирә-яктагыларга бары шатлык кына өләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев