Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Тутырган каз рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан тутырган каз рецепты тәкъдим итәбез.

"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: 3–3,5 кг авырлыктагы каз, алма — 1–1,2 кг, караҗимеш — 300 г, тоз.

https://intertat.tatar/attachments/db1258d0719974642538aace66115269285d34c2/store/crop_and_fill/0/0/711/477/750/503/33e8584bbd44e161a246ff1f2f41d208f3d6e42d75b2bc714a25b89bc6ff/%D0%BA1.JPG

Эш барышы. Чистартып, юылган казның, эчентышын тоз белән ышкып, эченә үзәге алынган, телемләп туралган алма һәм караҗимеш тутырабыз. Корсак өлешен җеп белән тегеп куябыз. Тутырган казны, сырты белән тирән табага яисә каз пешерә торган савытка салып, ярты стакан су өстәп, әйләндерә-әйләндерә һәм үзеннән чыккан шулпаны өстенә сибәсибә, 2–2,5 сәгать мичтә пешерәбез.

https://intertat.tatar/attachments/ce105dd48d9de262fd3e90c1431ee0c293823352/store/crop_and_fill/0/0/708/394/750/417/c6f91748e4982ff865763c8f052e74c9aceb438a956166a1c0b9582d58fd/%D0%BA2.JPG

Әзер казны зур тәлинкәгә куябыз, кырыйларын каз эчендәге алма һәм караҗимешләр белән бизибез. Табынга аны турап та чыгарырга мөмкин.

https://intertat.tatar/attachments/3fd1b7aff80c7daebc02b0bb99888a8268e7beb8/store/crop_and_fill/0/0/705/419/750/445/4fdac5eb1e9dcb4f73262b271b53c7a05546f3314aa3cd5b35becf0b060c/%D0%BA3.JPG

Теләгән кеше казны фольгага төреп яки җиңсәгә тыгып та пешерә ала.

 

Казны, пешерер алдыннан, 24 сәгатькә тозлы суга салып тотарга да мөмкин, бу очракта тоз белән ышку кирәк түгел.

https://intertat.tatar/attachments/89e265eec19772360dc00a87a52f9b50a92602de/store/crop_and_fill/0/0/708/471/750/498/16c9771f3ea7ecc62d6bca11d27c99c1958ef52ae520759fcf69c8cc082e/%D0%BA5.JPG

https://intertat.tatar/attachments/235cbea183a21398f667fb7162b97005e22171bf/store/crop_and_fill/0/0/703/438/750/467/bc7e6fa62afbfc8816313a0a3a38ef56ddeadc8d9efc380fc807ce0b0494/%D0%BA4.JPG

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

 

Беренчел чыганак

https://intertat.tatar/news/cooking/17-03-2020/tutyrgan-kaz-retsepty-5728986

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев