Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Тузиков: Конституциягә төзәтмәләр Россиянең юридик яктан куркынычсызлыгын тәэмин итә

Илнең Төп документында Россиянең хокукый суверенитетын ныгытачаклар.

Кискенләшкән сәяси конкуренция шартларында Россия үзен юридик яктан якларга тиеш. Мондый фикерне «Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәдә Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ) дәүләт, муниципаль идарә һәм социология кафедрасы мөдире социология фәннәре докторы Андрей Тузиков белдерде.

«Без конкурентлы көрәш кискенләшкәнен күрәбез. Илләр, барыннан да элек, үз мәнфәгатьләре турында кайгырта башлый. Мондый геосәяси көндәшлек шартларында Россия дә, халыкара судларда йөрмәс өчен, юридик яктан акцентлар куярга тиеш», — диде Тузиков.

Ул теләсә кайсы ил территориаль бөтенлектә булуны тели, шуңа күрә Россия территорияләрен тартып алуга юнәлтелгән теләсә нинди өндәүләр һәм гамәлләрне тыю турында төзәтмәләр кертү кирәк иде, дип өстәде.

Реклама

https://tatar-inform.tatar/news/politics/23-03-2020/tuzikov-konstitutsiyag-t-z-tm-l-r-rossiyane-yuridik-yaktan-kurkynychsyzlygyn-t-emin-it-5730954

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X