Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлы Әндаровлар гаиләсендә робот яши

Керебезне автомат-машина хозурына бик рәхәтләнеп тапшырган идек, идәнебездән тузан һәм ара-тирә төшкән чүпләрне суыртуны да автоматка ышанып була икән.

Нурлатлы Әндаровлар өч ел инде шундый акыллы ярдәмче- Айроботтан ( Irobot Roomba) файдаланалар. Зур булмаган түгәрәк беренче карашка гимнастик дискны гына хәтерләтә сыман. Әмма Америка компаниясендә чыгарылган бу техника ламинат, паркет, плитә, кыска йонлы паласларны кеше кулы тидермичә бер дигән итеп чистартып куя икән. Идәннең материалын сизеп, реҗимын да, мартшрутын да үзе сайлый, үзе үк баскычны сизеп, егылып төшмәү хәстәрен дә күрә, диван , өстә аслары кебек яшерен участокларга керүдән дә курыкмый икән. Ә иң гаҗәбе-зарядкасы беткәч, акыллы гына башлангыч нокта - розетка янына килеп баса.
-Бик уңайлы,-диләр Әндаровлар. Шулай булмый ни: кулдан янә бер эш китүе ләбаса бу.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X