Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Украина качакларының кайберләре Нурлат районына җибәрелүләре мөмкин

Россиядән Украинада килүчеләр өчен 200дән артык вакытлыча тору урыны булдырылган. Инде Луганск, Донецк, Славянск, Мариуполь, Краматорскидан 30 меңләп качак теркәлгән.

Бүген Украинадагы вакыйгаларны фронт вакыйгалары кебек көтеп торабыз. Иң аянычы - анда гади кешеләр үлә. Украина халкы, бу афәттән котылу өчен, чик буена кача. Аларны Россиянең дистәләгән төбәкләре каршы ала: Ростов, Липецк, Воронеж, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае, Іырым кебек төбәкләр аларны үз итте...
Татарстанның миграция службасында да акытлыча саклану урыны сорап мөрәҗәгать итүчеләр җыелган.
Узган атнада Нурлат районы Советында районның эвакуация комиссиясе утырышы үтте. Мондый утырышларда районның халыкны гадәттән тыш хәлләргә әзерләве тикшенелә. Биредә гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең Нурлат районы буенча әйдәүче консультанты Фәридәр Борһанова узган елда район территориясендә эвакокабул итү чараларының нәтиҗәләре белән таныштырды, киләсе алга планнар билгеләде. Мисал өчен, безнең район эвакуация ягыннан кабул итерлек икән, тиешле чараларны башкарып чыгар өчен бездә махсус комиссия, 9 кабул итү пункты төзелгән. Нурлат районының республиканың кайбер шәһәрләреннән халыкны кабул итүгә әлләни катышы булмаса да, Украинадагы вәзгыять теләсә кайсы вакытта безгә дә кагылырга мөмкин. Нурлатның 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин да шуны билгеләп үтте:
- Татарстанны Россия аерым контрольгә алды. Качакларның кайберләре безнең районга җибәрелүләре дә мөмкин, - ди ул. Эвакокабул итү комиссиясе рәисе Флюра Ногманова, утырышка нәтиҗә ясап, теләсә нинди гадәттән тыш хәлдә дә дөрес эш итә белергә кирәклеген ассфызыклады.
Нурлатлылар ил кайгысыннан беркайчан да читтә калмадылар, Соңгы вакыйгаларны гына алыйк: 2012дә Краснодар краенда, 2013тә Көнчыгышта су басулар. Без бүген дә ярдәм кулы сузарга әзер: редакциягә Украинадан качакларны сыендырырырга теләүче кешеләр мөрәҗәгать итә тора. Без андыйларга ТР МЧСының (Нурлат районы буенча) әйдәп баручы консуьтанты номерын бирәбез: 2-46-61. Аларның адресларын ТР МЧСына юллаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат