Әнисе Татьянага сугыш михнәтләрен күрергә, юл авырлыкларын һәм әти-әнисеннән аерылу кыенлыкларын кичерергә туры килсә дә, сабый тиешле авырлыгын җыеп, сау-сәламәт булып дөньяга килгән. Малай Нурлатның тудыру йортында туган, Нурлатта теркәлгән, исемне бар шартына туры китереп, мулладан куштырганнар. 4 ноябрьдә Дамирга 2 ай була. Үз әти-әнисе язмышына төшкән сынауларны аңлаудан ерак әле ул, тыныч тормышта, тату гаиләдә, туганнары арасында тансык малай булып гөрләп үсеп килә.