Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укучылары мәктәп белән хушлашты

Шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең 394 унберенче һәм 83 тугызынчы сыйныфлар укучысы өчен соңгы кыңгырау бәйрәме соңгы 6 ел дәвамында шәһәр Мәдәният залында уза. Быелгы чыгарылыш мәктәп администрациясе өчен креатив булуы белән истә калачак.

Моннан тыш, быелгы чыгарылышлар арасында спортчыларның күп булуы билгеләп үтелде. Тантаналы бәйрәмдә аларның һәркайсына Мактау грамоталары һәм разряд кенәгәләре тапшырылды. Мәгариф идарәсенең укыту бүлеге начальнигы Гөлфия Гафурова, прокурор урынбасары Эдуард Мифтахов чыгышларында егет-кызларга бик матур теләкләр җиткерелде. Моңа кадәр БДИ һәм спорт өлкәсендә матур нәтиҗәләр күрсәткән мәктәп алга таба да ирешелгән уңышларда туктап калырга җыенмый.
Оста баскетболчылары, хоккейчылары белән аерып торучы мәктәп алга таба чаңгы спортын үстерүгә игътибар юнәлтмәкче. Мәктәпнең элеккеге чыгарылышы Александр Мануйлов туган мәктәбенә ярдәм итүен дәвам итеп, чыгарылыш бәйрәме уңаеннан мәктәпкә чаңгылар, район мәгариф идарәсе, "Ледок" Боз сарае да спорт инвентарьлары тапшырдылар.
Әлеге мәктәпнең ата-аналары да бердәм булулары белән күпләргә үрнәк. Аларның Соңгы кыңгырау бәйрәмендәге әйткән сүзләре мәктәп коллективының хәтерендә озак сакланачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат