Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Укучыларның бүләкләре «Умырзая»да тәрбияләнүчеләргә бик ошады

    «Умырзая» балалар бакчасы төрле оешмалар белән уңай бәйләнештә яши. Шуңа да Киекле урта мәкәбеннән бер төркем укучылар кунакка килгәч, аптырап калучы булмады.

    Баксаң, мәктәпнең Рәис Рәшид улы Гималетдинов җитәкләгән "Оста куллар" түгәрәгендә шөгелләнүчеләр нәни дусларына күчтәнәч алып килгәннәр икән. Әле ни, диген - үзләре ясаган бәләкәй көрәкләр! Әтиләренә бәйрәм күчтәнәче итеп моряклар биюен өйрәнеп ятучы зурлар төркеме тиз генә үз һөнәрләрен күрсәтеп, урамга ашыкты. Көрәкне эштә сынап карадылар - бик тә җайлы килеп чыккан нәни эш коралы!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: