Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Укытучы Нил Ханнанов истәлегенә волейбол ярышлары узды

Үткән атнада шәһәрнең 2нче мәктәбендә мөгаллим Нил Әхәт улы Ханнанов истәлегенә волейбол ярышлары уздырылды.

Әлеге турнир икенче ел оештырыла. Быел шәһәрнең 2нче, 1нче, 4нче, 9нчы мәктәпләре, коррекцияләүче интернат-мәктәп һәм Якушкино мәкәбе командалары көч сынашты. Турниры ачу тантанасында Нил Әхәтовичның җәмәгате Ольга Ханнанова да катнашты. Ул әлеге игелекле турнирның инициаторлары һәм оештыручылары - райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә, 2нче мәктәп җитәкчелегенә, укытучылар коллективына олы рәхмәтләрен җиткерде, турнирның озын гомерле буласына өмет белдерде. Нил Ханнанов белән озак еллар бергә хезмәт куйган Татьяна Моисеева үз хатирәләрен уртаклашты. "Башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен укытучы Нил Әхәтович ул елларда яшьләрне армиягә әзерләүгә зур көч куйды, һәм безнең мәктәп егетләре хәрби хезмәтләрен һәрвакытта да үрнәк дәрәҗәдә үтә иделәр", - диде Татьяна Моисеева. Турнины исә төрле елларда Нил Ханнанов белән бер командада уйнаган ветеран-спортчыларның мәктәпләр җыелма командасына каршы булган матчы белән башлап җибәрделәр. Владимир Севастьянов җитәкчелегендәге ветераннар командасы үзенчәлекле бүләк белән дә килгәннәр иде. Алар Ольга һәм Нил Ханнановларга, аларның уллары Дмитрийга исемле волейбол формалары бүләк иттеләр. Күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән районның танылган спорт ветераны Петр Казаковка да "80" номеры сугылган шундый ук форма тапшырдылар.
Волейбол ярышлары исә олимпия системасы буенча оештырылды. Нәтиҗәдә, икенче ел инде Кубокны физкультура укытучысы, ярышларның баш хөкемдары да булган Эмиль Галләмов җитәкчелегендәге 2нче мәктәп командасы яулады. Интернат-мәктәп белән 9нчы мәктәп II-III урыннарны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат