Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Урак алдынгыларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова урак алдынгыларына район башлыгы Равил Кузюровның Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Районда алдынгы комбайнчылар нигездә "Сөләйманов Ә.И" КФХсыннан. Шуңа да тәүге котлауларны да алар кабул итте. Ә иң беренче Рәхмәт хаты һәм бүләкне комбайнчы, районда әлегә иң зур күрсәткечкә ия Роберт Абдрахманов алды. Роберт урак башыннан бирле "Класс-Тукано 430" да бер шартлы комбайнга күчереп исәпләгәндә 1403 тонна иген суктырган. Аның хезмәттәше Владимир Фомин экипажы исә аңардан азга гына калыша - 1341 тонна. Район башлыгының Рәхмәт хатларына тагын Тәбрис Садыйков (1289) һәм Владимир Никитин (1219) да ия булдылар. Комбайнчыларның барысы да бүләкләрне рәхмәт белән кабул иттеләр һәм мондый чараларның эш дәртен арттыруын билгеләп үттеләр.
Рәхмәт хатлары исә районда 1000 тонна чиген узган башка комбайнчыларга да тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев