Урманчылар машиналы булды
Кичә Биектау районыныда ТР дәүләт казна учреждениеләре-урманчылыкларга Татарстан Хөкүмәте тарафыннан бүленгән 50 УАЗ машинасы ачкычларын тапшыру тантанасыннан "Нурлат урманчылыгы" ДКУсы җитәкчесе Искәндәр Усманов та машина алып кайтты.
Машина урманнарда дәүләт контролен һәм күзәтчелеген тормышка ашыру максатыннан бирелгән. Искәндәр Усманович әйтүенчә, якын арада Нурлат урманчыларына тагы бер УАЗ-"Хантер" машинасы да тапшырачаклар икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев