Урманчылар – мәктәпләрдә
18-21 мартка кадәр район мәктәпләрендә Халыкара урман көне кысаларында дәресләр узды.
Урманчылык хезмәткәрләре укучылар белән очрашып, урманнның роле, аны саклау һәм яклау турында мәгълүматлар җиткерделәр. Моннан тыш, урманчы һөнәре, аларны саклау, янгын куркынычы чорында урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйлиләр. Кичә шундый очрашуларның берсе Кизләү мәктәбендә узды. Анда укучылар белән Иске Чаллы урманчылыгы лесничие М.Кузнецов белән очрашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев