Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Урта Камышлы шәхси эшмәкәрләре Петровларның инкубаторында беренче чебиләр март уртасында чыга

    Урта Камышлыдан Румия һәм Игорь Петровларның өй инкубаторында бүген-иртәгә беренче партия чебиләр чыгачак.

    Моннан бер ай элек инкубаторга куелган 4000 йомыркадан 3500ләп чеби чыгарга тиеш, диләр Петровлар. Бүгенге көндә инкубаторга 12000ләп йомырка урнаштырылган, чебиләр һәр атна азагына 13 июньгә кадәр чыгып торачак икән. Бераз соңрак инкубаторга үрдәк, каз, күркә йомыркалары да урнаштырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: