Урта Камышлыда тантаналы шартларда юл ачылды
Бүген Урта Камышлыдан Красный Октябрь поселогына күптән көтелгән 2100 метрлы юл ачылды. Аны Нурлат автомобиль юллары идарәсе юлчылары төзеде.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин авыл җирлегендә яшәүчеләрне әлеге истәлекле вакыйга белән, ә юлчыларны һөнәри бөйрәмнәре белән котлады. Чарада “Татнефтедор” директоры урынбасары – баш инженер Рәшит Хаҗипов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев