Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Уртак киңәшмәдә хезмәтне саклау мәсьәләләре каралды

Дүшәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм АПК хезмәткәрләре профсоюзы район комитетының уртак киңәшмәсендә хезмәтне саклау мәсьәләләре каралды. Анда хуҗалыкларның хезмәтне саклау буенча белгечләре һәм профсоюз комитетлары рәисләре дә катнашты.

Идарәнең хезмәтне саклау буенча консультанты В. Сатдаров билгеләп үткәнчә, узган елда районда нәкъ менә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәү сәбәпле, бәхетсезлек очраклары килеп чыккан. Быел мондый хәлләрне булдырмас өчен җитди эш алып бару сорала. Хезмәткәрләргә медицина караулары үткәрү, аеруча орлыкларны инкрустацияләүдә катнашучыларны медицина каравы үткәрмичә эшкә җәлеп итмәү, махсус киемнәр, туклану, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итү, 4 сәгатьтән дә артыграк эшләтмәү кебек кагыйдәләр таләп итеп куелды. РФ МЧСының Нурлат районы буенча бүлеге өлкән инспекторы Ә.Талипов исә үз чыгышында язгы кыр эшләре чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә тукталды. Май аенда районда янгынга каршы режим кертелүен һәм бу чорда кагыйдәләрне үтәмәгәннәр өчен штрафларның артуын билгеләп үтте. АПК хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Т.Фәйзуллина исә җәмәгать контролен көчәйтү, кыр эшләре вакытында хатын-кызлар һәм үсмерләрнең хезмәтеннән файдалану турындагы законнарга тукталды. Шунда ук 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрү турында да сүз булды. Бу көнне урыннарда төрле чаралар, семинарлар, очрашулар үткәрү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МЧС АПК хезмәткәрләре профсоюзы Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе