Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Уяу булыйк!

ТР Эчке эшләр министрлыгы кушуы буенча МВДның Татарстан үзәк аппараты һәм Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге хезмәткәрләре район һәм шәһәр территориясендә оешкан җинаятьчел формированиеләрдә катнашучыларның җинаять гамәлләрен ачыклау буенча чаралар үткәрәләр. Хәзерге вакытта группировкаларда торучыларның җинаять эшчәнлеге буенча конкрет фактлар билгеләнде. Бу көннәрдә башлангыч тикшерү, җинаятьләрне раслый торган база...

ТР Эчке эшләр министрлыгы кушуы буенча МВДның Татарстан үзәк аппараты һәм Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге хезмәткәрләре район һәм шәһәр территориясендә оешкан җинаятьчел формированиеләрдә катнашучыларның җинаять гамәлләрен ачыклау буенча чаралар үткәрәләр.
Хәзерге вакытта группировкаларда торучыларның җинаять эшчәнлеге буенча конкрет фактлар билгеләнде. Бу көннәрдә башлангыч тикшерү, җинаятьләрне раслый торган база туплана. Җинаятьчеләр һәм аларның тарафдарлары Нурлат шәһәре халкы арасында ялган мәгълүмат таратып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең эшен бутарга җыеналар.
Оешкан җинаятьчел формированиеләрдә торучылардан зыян күргән яисә хокук саклау эшчәнлегенә каршы фактларга кагылган мәгълүматлар булганда, Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегенә 2-46-42 телефоны буенча шалтыратуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев