Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Уңышлары тиз өлгерә

Урта Камышлы урамнарында әле калын кар ята, ә Емелькиннар үз теплицаларында хуш исле кыярларны инде чиләкләп җыялар, берничә төп помидорларында ямь-яшел помидорлар барлыкка килергә өлгергән.

Гаҗәеп зур теплицаның беренче өлешендә биек-биек булып кыярлар кояшка үрмәләгән, аннан арырак - икенче бүлектә рәт-рәт булып помидорлар тезелеп киткән. Помидор рәтләре арасында кулына китмән тотып, араларын йомшартып йөргән Василий Емелькин безне елмаеп каршы ала. Василий Матвеевич - гаиләдә иң өлкәне, теплицада да бар эш аның күзәтчелеге астында, аның күрсәтмәләре буенча алып барыла. Башта хуҗалыкта зоотехник, анан мәктәптә военрук булып эшләгән гаилә башлыгының яше бүген 80нән өстә булса да, теплица белән шөгыльләнү аңа шатлык кына китерә. Тормыш иптәше, гомере буена авыл медпунктында санитарка булып эшләгән Ольга Сергеевна белән икесе дә теплицаның барлык эшләрендә дә катнашалар һәм:
- Теплицабыз барлыкка килгәч, авырырга да вакытыбыз калмады, - дип шаярталар.
Әлбәттә инде, бакча уртасына теплица корып, ел әйләнәсе яшелчә үстерү идеясе иң беренче чиратта яшьләргә - Емелькиннарның оныгы, нефтьче булып эшләүче Олег Ильинга килгән. Улының идеясен әнисе Валентина Васильевна да күтәреп алган, хәзер ул да буш вакыты булу белән Нурлаттан бирегә ашыга - теплицада эш һәрчак җитәрлек бит.
- Башта кыякка дип суган үстерәбез, - дип теплицаның эш режимы белән таныштыра Олег. - Декабрь азакларында, гыйнвар башларында инде рассадага дип кыяр, помидор үстерә башлыйбыз, февраль башларында инде күчереп утыртабыз. Беренче кыярларыбыз март уртасында өлгергән иде инде.
Помидорларының беренче уңышын исә май аенда җыярга планлаштыралар. Сүз дә юк, 200 квадрат метрлы теплицаны карап тору шактый мәшәкатьле, аеруча кышкы суыкларда билгеле бер температура режимы тоту өчен мичне төнлә дә ягарга туры килә.
- Суган өчен 17-18 градус җылылык кирәк булса, хәзер кыярлар өлгергәндә биредә температура 28 градус, - ди теплицада температура өчен дә җаваплы Василий Матвеевич.
Алга таба теплицаны тагы да киңәйтергә дигән планнары да бар. Моның өчен авыл җирлеге башлыгы Надежда Баймяшкинага бәрәңге бакчасы өчен яңа участок сорап мөрәҗәгать иткәннәр инде. Ә җирлектә гаиләләрнең мондый башлангычларын һәрчак хуплап каршы алалар.
Әнә шулай, Емелькиннарның теплицаларында гаиләнең барлык буынына да эш җитәрлек. Әмма берәү дә моны артык эш дип санамый, киресенчә : "Җирдә эшләү чын-чынлап тынычландыра, ниндидер бер рәхәтлек бирә", - диләр. Хәтта Олег белән Чәчәкнең 5 айлык уллары Давид та теплицада үзен бик уңайлы хис итә - гаилә шөгыленең буыннан-буынга күчүе шулдыр, күрәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Емелькины