Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“УЮТ” та яңа җитәкче эш кабул итә

Торак милекчеләре ширкәте әгъзаларының гомуми җыелышта "Уют" җитәкчесе Наталья Андреянованы алыштыру турында карар кабул итүләренә ун көнләп вакыт үтте инде.

Әмма җитәкче генә урынын бушатырга ашыкмады, эш тапшыруны суза килде. Бүгеннән "Уют" ТСЖсында эшне яңа җитәкче -Александр Савинов кабул итә башлады. Дөрес, Андреянова әле дә бу процедурага килмәскә сәбәп тапкан. Әмма Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов әйтүенчә, торак милекчеләре карарын үтәүне сузарга саллы сәбәп юк, һәм ТСЖда җитәкчесез тора алмый. Шәһәр Советына өстәмә сайлауларда оппонентына оттырган Александр Савиновка исә милекчеләр ышанычын аклап, эшне җайга салу өчен өчен байтак хезмәт куярга туры килердер. Хәер, сайлау алды программасын тормышка ашыру өчен бер дигән реаль мәйдан инде бу!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X