Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Узган шимбәдә Нурлатта язучы Зифа Кадырова белән очрашу үтте

"Сагынырсың - мин булмам", "Көтеп узган гомер", "Язмыш сынавы", "Бәхеткә юл кайдан?" Яр Чаллы язучысы Зифа Кадырованың соңгы берничә ел эчендә бер-бер артлы дөньяга чыккан әлеге китапларын укыган кешеләр "аларны укырга тоынгач, азагына кадәр җиткермичә туктап булмый", диләр. Нурлатлылар арасында да Зифа Кадырованың иҗатын үз итәргә өлгерүчеләр байтак, шуңа җирлекара...

"Сагынырсың - мин булмам", "Көтеп узган гомер", "Язмыш сынавы", "Бәхеткә юл кайдан?" Яр Чаллы язучысы Зифа Кадырованың соңгы берничә ел эчендә бер-бер артлы дөньяга чыккан әлеге китапларын укыган кешеләр "аларны укырга тоынгач, азагына кадәр җиткермичә туктап булмый", диләр. Нурлатлылар арасында да Зифа Кадырованың иҗатын үз итәргә өлгерүчеләр байтак, шуңа җирлекара үзәк китапханә оештырган язучы белән очрашу кичәсен һәркем көтеп алды.
Башкортостанда туып-үсеп, бар гомерен Яр Чаллыда уздырган Зифа Кадырова иҗат дөньясына шактый соң - 48 яшендә генә килеп керә. Озак еллар төзүче булган ханым бүгенге көндә электр монтажлаучы булып эшли. Үзе әйтүенчә, аларның бригадасы җирне казып, электр кабельләре сузу белән шөгыльләнә икән, гади кешеләр арасында эшләү, аларның тормыш-көнкүрешләрен яхшы белү аңа тормышчан повестьлар язарга җим бирә дә.
- Мин тормышны җирдән күзәтәм, - диде язучы үзе дә. Ә язучылыкка керешеп китүенә күңелендә булган авыр кичерешләр башлангыч биргән. Башта гаиләмә дә күрсәтмичә, яшеренеп кенә яздым, - дип искә ала ул вакытларны Зифа Кадырова. - Повестька бер керешеп киткәч, шуннан аерыла алмыйча, күңелемдә кайнаган бөтен хис-кичерешләремне шунда салдым. Һәм моның белән үземне коткаруымны аңладым. Сезгә дә кулыгызга каләм алып, кешегә сөйләп булмый торган әйберләрне кәгазьгә салырга киңәш итәм. Ышаныгыз: күпкә җиңелрәк булыр.
Әнә шулай, әдәбиятка һич көтелмәгәндә килеп кергән язучының хәзер Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да меңләгән укучысы бар. Аның китаплары берничә ел елның иң күп укыла торган китаплары исемлегенә кергән. Бернинди махсус белем алмаган, әдәбият кануннары турында хәбәрдар булмаган Зифа Кадырова иҗатының әнә шулай тиз арада халык күңелен җәлеп итүенең сере - аның халыкчанлыгында.
- Сезнең китапларда тормыш чынбарлыгы ярылып ята, китапларны укырга тотынгач, үзеннән-үзе геройлар тормышы белән яши башлыйсың, - ди районыбыз шагыйрәсе, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәүзия Мөхәммәтова.
Тагын бер шагыйрәбез - Роза апа Мәсләхова да китапларны бер тында, йокламыйча укыганлыгы турында әйтә. Ә Югары Нурлат микрорайоны китапханәчесе Миннегөл Сабирова авылда Зифа Кадырова китапларына укучылар арасында чират барлыкка килүе турында сөйли. Гомумән, башка китапханәләрдә дә китапларга тузан җыеп ятарга туры килми, алар кулдан-кулга йөреп укыла икән.
Берничә сәгать дәвам иткән очрашу эчкерсез аралашу чарасына әверелде. Һәркем автор-язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп калырга ашыкты. Китапханә хезмәткәрләре Гүзәл Галләмова белән Бибинур Ишмөхәммәтова әзерләгән эчтәлекле чара язучының иҗатын һәм тормышын тулаем күзалларга мөмкинлек бирде, Кизләү китапханәсе һәм Зирекле мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән сәхнә күренешләре бер мизгелгә булса да әсәрләр геройлары тормышы белән яшәп алырга мөмкинлек бирде. Чара төрле җырлар, шигырьләр белән баетылды.
Район җирлекара китапханәсе директоры Роза Липатова язучыга очрашу истәлеге итеп Нурлат символы булган атны тапшырганда:
- Сезнең китапларыгызны укып чыкканнан соң, алар әле озак вакытлар геройлар тормышы белән яшәргә, тормыш мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә. Матур әдәбиятның төп максаты да шул бит инде, - дип барлык укучылары исеменнән рәхмәт җиткерде.
Ә эчкерсез аралашу чәй табыннары артында озак дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Зифа Кадырова