Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Узган якшәмбедә “Розалия” җиһаз салоны үз сатып алучылары арасында традицион лоторея оештырды

Нурлатның җиһаз базарында 14 еллап лидерлык итүче "Розалия" җиһаз салоны үз клиентларын чираттагы акция белән сөендерде.

Узган якшәмбедә "Розалия" җиһаз салоны үз сатып алучылары арасында традицион лоторея оештырды. Анда июль-август айларында җиһаз сатып алучылар катнашты. Быелгы призлар уйнатуга 6 приз - журнал, аш өстәлләре, диван-китап, компьютер урындыгы һәм аяк киемнәре куйгыч һәм йокы бүлмәсе гарнитуры куелган иде. Быел төп призны "Луиза" йокы бүлмәсе гарнитурын Чирмешәннән Әнисә Минхәерова отты. "Розалия"нең - үзебездән тыш, күрше өлкә һәм районнарда да популярлыгының мисалы иде бу. Төп приз иясе Әнисә лотореяны язмыш бүләге дип саный.
- Бер ай элек "Розалия"дән аш бүлмәсе өчен гарнитур сатып алган идек. Шунда билетлар биргәндә, күңелдә бәлки приз отармын дигән уй узган иде. Мондый зур бүләк насыйп булыр дип уйламаган идем.
Ә нурлатлы Зинаида Моисеева бер юлы ике приз - компьютер урындыгы һәм аяк киемнәре куйгыч отты. Башка призлар да бу көнне үз хуҗаларын таптылар.
- Мин әлеге кибет белән даими элемтәдә торам, - ди Лариса Синцова. - Биредә Мәскәү, Белоруссия, Түбән Новгород, Калининград һәм башка уңышлы фабрикалар белән эшлиләр. Сыйфатлы, җайлы, яхшы. Тагын бер үзенчәлек биредә - һәрвакыт яңа, заманча җиһаз.
- Җиде еллап инде елына ике тапкыр шундый хәйрия акцияләре оештырабыз, - ди җиһаз салоны директоры Розалия Зарипова. - Без гаиләбез белән ел буена эшләгәнгә, шул рәвешле зәкят түлибез. Хәйриячелек безнең гаиләдә әнидән күчкән. Әниебез бик изгелекле кеше иде. Һәм һәрвакыт кешегә изге гамәл, матур сүз белән ярдәм итәргә өйрәтте.
Розалия Зарипованың хәйрия эшчәнлегендә мондый акцияләр бердән-бер чара түгел. Зариповлар гаиләсе Бөгелмәдәге балалар йортына, мохтаҗларга һәм инвалидларга даими булышып торалар. Моннан тыш, шәһәребездә аллаһ йорты төзүчеләр буларак та яхшы таныш алар. Мөгаен, шул игелекле гамәлләре аңа тормышта көч-ярдәм биреп торадыр да.
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат