Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Вера Шәйдуллина икеләтә бәхет иясе булды

Нурлатлы Вера Шәйдуллинага икеләтә бәхетне узган шимбә көнне "Розалия" сәүдә йорты уйнаткан лоторея китерде. Башта ул уен шарты буенча бирелгән билетына кәнәфи, аннан-56 мең сумлык йомшак җиһаз отты.

-Көтмәгән идем. Гомеремдә беренче отышым бу,-ди шатлыктан балкыган бәхет иясе.
Әлеге кибеттән гаилә йомшак почмаклык һәм гостиная алган булган икән. Яңа ел алдыннан шундый отышка ия булуны Вера киләсе елның уңышлы килүенә юрый.
Компьютер өстәлен исә шулай ук нурлатлы сатып алучы Илназ Насыйбуллин отты. Чара Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында, балаларга татлы бүләкләр өләшеп бәйрәмчә үтүе белән дә сатып алучылар күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев