Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

"Ветераннарга торак" программасы: 431 фронтовик торак хәлен яхшыртты

Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның толларын торак белән тәэмин итү федераль программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле районда бу категориягә караган 431 кеше торак белән тәэмин ителгән.

Программаның 2010нчы елда тормышка ашырыла башлавын исегезгә төшерәбез. Бүгенге көндә районда торакка чиратта бу категориягә караган 6 кеше тора. Район башкарма комитетының торак бүлегендә әйтүләренчә, аларны торак белән тәэмин итү өчен февральдә акчалата транш кайтырга тиеш. Алда аталган саннар һич тә районда 430дан артыграк ветеран һәм аларның толлары яши дигән сүз түгел. Болар бары тик торак шартларын яхшыртуны таләп иткәннәре генә.
- Әлеге программа буенча бары тик тораклары булмаган яки яшәү шартлары яхшыртуны таләп итә торган һәм исәпкә 2005нче елның мартыннан соң баскан ветераннар гына тәэмин ителә, - ди район башкарма комитетының торак бүлеге начальнигы Гөлия Гәрәева.
Ветеранның торакка мохтаҗ яки аның яшәү шартларын яхшыртыр-
га кирәклегенең танылуы программада төп шарт булып тора. Кызганычка каршы, моны аңлап бетермәү, бәлки программадан файдаланып калырга теләүдәндер, кайчак мәсьәләне суд тәртибендә дә хәл итәргә туры килә.
- Әлбәттә, соңгы араларда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә карата зур игътибар күрсәтелә. "Ветераннар турында" Федераль Закон нигезендә социаль ярдәмнең берсе булып вафат булган сугыш ветераннары яки инвалидларының гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү тора. Әмма берүк вакытта "гаилә әгъзасы" дигән статус федераль бюджеттан аңа һичшиксез торак бирелә дигән сүз түгел, бу очракта гражданинның торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуы да исәпкә алына, - ди ТР Нурлат районы суды судьясы ярдәмчесе Ленар Ибраһимов. Мондыйлар рәтенә исә торакның бер гаилә әгъзасына туры килә торган мәйданы билгеләнгән норма саналучы 12 квадрат метрдан кимрәк булган гражданнар гына керә. Торак бинаның мәйданы буенча туры килә торган өлеш билгеләнгән нормадан артыграк булуы учетка куюдан баш тартуга нигез булып саналырга мөмкин. Шундый бәхәсләрнең берсе Нурлат районы судында да каралды.
Районда яшәүче бер хатын-кыз үзен торак учетына куюдан баш тарту турында карарны законсыз итеп тану турында район башкарма комитетына карата дәгъва белән мөрәҗәгать итә. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучының толы булуын, милектә дә, социаль найм буенча да торагы булмавын һәм район башкарма комитетына үзен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ итеп тануларын сорап гариза белән мөрәҗәгать итүен күрсәткән. Әмма җирле үзидарә органы үтенечне кире каккан, моны исә район башкарма комитеты карары буенча ул теркәлеп яши торган торак йортның мәйданы билгеләнгән нормаларга туры килә, дип аңлатканнар.
- Әлеге бәхәсне караганда суд дәгъвачының үзен учетка куюга гариза белән мөрәҗәгать иткәндә торак йортта теркәлгән булуын ачыклады. Бу йорт аның кызыныкы, димәк, ул аның гаилә әгъзасы булып тора. Гаиләнең һәр әгъзасына туры килә торган мәйдан Нурлат районы башкарма комитетының учетка бастырганда торак мәйданы нормалары турындагы Карары нигезендә билгеләнгән нормадан артыграк. Шуңа да суд аның дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тартты, - ди судья ярдәмчесе.
Район башкарма комитетының торак бүлеге күпфункцияле үзәк аша ветераннар, сугышта катнашучылар һәм аларның толларын торак учетына кую эшен дәвам итә. Һәр мөрәҗәгатьне җәмәгать торак комиссиясе карый. Мөрәҗәгатьләрне бары тик торакка мохтаҗ дип табылганда гына кире какмаячаклар.

Торакка мохтаҗ дип тану өчен нигез (РФ ТКның 51 маддәсе):
× торакның гомуми мәйданының гаиләнең бер әгъзасына туры килә торган өлеше билгеләнгән нормадан азрак булганда.
× торак яшәү өчен яраксыз дип табылганда.
× гаиләдә бергә яшәү мөмкин булмаган хроник авыруның авыр формасы белән авыручы булганда.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X