Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Владивостокта хезмәт итүче Нурлат егете янына район башлыгы килде

Бу көннәрдә район башлыгы Равил Кузюров эшче визит белән Владивосток шәһәрендә, Тын океан флотының су асты көймәләренең 3430619 хәрби частенда.

Эшче сәфәр вакытындагы очрашулар әлеге часть белән Нурлат районы арасында гамәлдә булган килешү кысаларында оештырылды. Равил Әфраимович биредә командование составы - контр-адмирал Владимир Дмитриев, беренче ранг капитаны Александр Бордовский, икенче ранг капитаны Андрей Бодак белән очрашты. Моннан тыш, район башлыгы сугышча кизүдә торучы су асты көймәсендә булды, андагы личный состав белән очрашты, Татарстаннан хезмәт итүче моряклар белән аралашты, алар арасында Нурлат районының Югары Нурлат микрорайоныннан Илнур
Төхфәтуллин да бар. Ул контракт буенча быелны ноябрендә килгән һәм өч ел буе хезмәт итәчәк. Якын араларда хәрби частька Татарстаннан тагы 10 кешенең килүе көтелә икән.
Үзенең сәфәре барышында Равил Кузюров истәлекле сувенирлар һәм хәрби частька хуҗалык бурычларын хәл итәр өчен акча сертификаты тапшырды.
Владивостокка район хәрби комииссары Заһир Абдуллин да барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат