Волонтерлар укуда
8нче урта мәктәпнең "Сессия здоровья в Нурлате" проекты әгъзалары Иван Ухванов, Елизавета Кириллова һәм Гүзәлия Шәфыйкова бу көннәрдә "Идел" яшьләр лагере базасында наркотикка каршы республика айлыгы кысаларында профиль сменасында катнашалар.
- Әлеге чара кысаларында безнең мәктәп укучылары "Иң яхшы иреклеләр отряды" конкурсында катнашачаклар, - ди проект җитәкчесе Роза Сафина. - Моннан тыш, өч көнлек сменада наркомания, алкоголизм, тәмәкегә каршы лекцияләр, мастер-класслар һәм башка бик күп чаралар каралган. Сменада укулар узып кайткан проект әгъзалары район яшьләре арасында наркотикка каршы профилактика эшләрен алып барырга ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев