Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яңа ел салюты контрольдә

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов 2013 елның 6 декабрендә республикада агымдагы елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр янгынга каршы аерым режим кертелүе турында Указга кул куйды.

Бу чорда сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектларыннан 1000 метрдан якынрак арада пиротехника куллану тыела. Салютлар, петардалар, фейерверклар да күпкатлы торак йортлардан, административ биналардан, котельнялардан, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, сәүдә нокталарыннан һәм күпләп кешеләр була торган урыннардан 300 м тирәлектә генә җибәрелергә тиеш.
- Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен янгынга каршы аерым режимда бозган өчен штраф санкцияләре ике тапкырга арта, - ди Нурлат районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Николай Захаров. - Тыелган зонада пиротехника кулланган өчен шәхси затларга 2 меңнән 4 меңгә кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгә кадәр, оешмаларга 400 меңнән 500 меңгә кадәр штраф каралган.
Николай Захаров әйтүенчә, шәһәрдә пиротехник әйберләрне законсыз сатучыларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә. Бүгенге көнгә шәһәрдә салютлар, фейерверклар һәм башка пиротехника сату янгын кагыйдәләренә җавап биргән бары бер сәүдә ноктасында гына рөхсәт ителгән.
Татарстан Президенты Указында муниципалитетлар башлыкларына, янгынга каршы кагыйдәләрне тәэмин иткән хәлдә, пиротехник әйберләрдән куллану урынын үзләренә билгеләргә тәкъдим ителә. Бу очракта "Тынлык турында"гы Закон да үтәлергә тиеш. Район башкарма комитеты һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия карары нигезендә, Нурлатта шундый урын итеп шәһәр паркы билгеләнгән. Бары биредә генә бәйрәм салюты һәм фейерверк кулланырга мөмкин булачак. Авыл җирләренә килгәндә, кырлар һәм болыннар авыл хуҗалыгы объектлары булып саналмыйлар, шуңа да анда пиротехника куллану тыелмый. Иң мөһиме, югарыда әйткәнчә, дистанцияне саклау.
Яңа ел чаралары вакытында бина эчләрендә янгын кагыйдәләрен үтәү турында да истән чыгармаска кирәк. Бинадагы эвакуация юлларын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры китереп әзерләргә, янгын сүндерү чараларының, элемтә һәм янгын автоматикасының төзеклеген тәэмин итәргә кирәк. Янгын службасы хезмәткәрләре ачылган барлык җитешсезлекләрне мәдәни-массакүләм чаралар башланганчы хәл итәргә киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат