Яңа эш урыннары булдырыла
"Татнефтепром-Зүзәйнефть" базасында район халкына өстәмә эш урыннары тәкъдим итә торган өч оешма ачылап килә.
Аның беренчесе-"Регионсервис"-транспорт кампаниясе, һәм бүген ул В,С,Д,Е категорияле машина йөртүчеләрне үзенә туплый. Нефть белгечлеге булган кешеләргә дә сайлау мөмкинлеге бар. Әйтик, "Пакер-Бис" ОООсы бораулаучыларны, бораулаучы ярдәмчеләрен эшкә чакыра, ә "Сервис хезмәте күрсәтү үзәге" ("ЦСУ") нефть җайланмаларын ремонтлау өчен слесарь-ремонтчыларга эш урыннары тәкъдим итә. Зүзәйнефтьтә әйтүләренчә, оешмалар барысы да ачылу стадиясендә, һәм нурлатлылар әле үз эш урыннарын табарга соңгармаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев