Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яңа Әлмәттә укучылар Спартакиадасы узды

Узган атнада Яңа Әлмәттә әлеге кустка караган авыллардагы укучылар катнашында зур Спартакиада үтте. Анда Яңа һәм Иске Әлмәт, Колбай Мораса, Сәләнгеш, Әмзә авыллары балалары катнашты.

Укучылар өчен чаңгы ярышлары, мылтыктан ату, кул көрәше, милли көрәш бәйгеләре оештырылды. Моннан тыш, ярышлар башланыр алдыннан матур итеп җыр-биюләр, кайнар чәй, коймаклар белән Май чабу бәйрәмен дә билгеләп үттеләр. Гомумән, бу көнне бер генә бала да медальсез, бүләксез китмәде дияргә була. Бу Спартакиаданы исә, гадәттәгечә, райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Яңа Әлмәт мәктәбе, Яңа Әлмәт авыл җирлеге башкарма комитеты, шулай ук "Кызыл Шәрыкъ-Агро" җәмгыятенең бу яктагы хуҗалыгы җитәкчелеге дә акчалата бүләкләр әзерләгән иде. Моннан тыш, быел Спартакиадага "Форпост", ДОСААФ оешмалары да үз өлешләрен керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат яна альмет