Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яңа парламент Нурлат яшьләрен хуплаячак

Нурлат районында 1 мартка кадәр Яшьләр парламенты барлыкка килергә тиеш. Моңа ТР Президентының "ТР муниципаль берәмлекләре, закон чыгару органнары каршында иҗтимагый яшьләр парламентларын формалаштыру турында"гы Йөкләмәсе нигез булып тора.

Яшьләр парламенты яшьләрнең хокуклары, законлы мәнфәгатьләре темалары буенча район һәм шәһәр Советлары комиссияләре эшчәнлегендә катнашачак, хокукый культураны арттыру һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлтелгән аңлату эшләре үткәрәчәк. Парламентка кандидатлар 30 яшьләре тулмаган, республика яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләренең район вәкиллекләре әгъзалары, "Политзавод" проектының муниципаль этабы укучылары арасыннан сайланачак. Җирле яшьләр парламентын ТР Дәүсоветы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы Ленар Әһлиуллин җитәкләячәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X