Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

ЯҢА РӘИС САЙЛАНДЫ

Узган җомга көнне үткән "Татарстан - Новый век - Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый - сәяси хәрәкәтенең Нурлат төбәк бүлеге советы утырышында оештыру мәсьәләсе каралды.

Утырышны алып баручы совет әгъзасы Ә.Миназов көн тәртибенең хәрәкәтнең төбәк бүлеге советы рәисе А.Газизуллинның гаризасы нигезендә кузгатылуын хәбәр итте. Җирле бүлекне оешуының беренче көненнән үк җитәкләгән Адлер Ибраһимович сәламәтлеге какшау сәбәпле, үзен вазифадан азат итүләрен сораган. Совет әгъзалары
А.Газизуллинның әлеге хәрәкәтне иҗтимагый - сәяси көч буларак танытуда күп көч куюын, аның җәмәгать эшлеклесе һәм кеше буларак асыл сыйфатларын ас- сызыклап, гаризаны канәгатьләндерергә килештеләр. Төбәк советы рәисе вазифасына совет әгъзасы, "Макойл" ЯАҖ башкарма директоры Дамир Ишкинеев тәкъдим ителде. Совет әгъзалары В.Хоменко, С.Хәйруллина Дамир Азатовичның һәм җитәкче, һәм җәмәгать эшлеклесе буларак зур тәҗрибә һәи абруй казанганлыгын әйтеп, кандидатураның уңышлы сайлануын ассызыкладылар. Совет әгъзалары бертавыштан тәкъдимне хупладылар һәм яшь, энергияле яңа рәискә хәрәкәт эшен тагы да активлаштыруда уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ишкинеев Татарстан Яћа гасыр