Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яңа төр сосиски исемен нурлатлы куйган

Бу әкияткә охшаш вакыйга буш торганчы бер эш булыр, дип кенә башланган.

Шофер булып эшләүче бер нурлатлы ир-ат радио аша " Фамильные колбасы"ның яңа төр сосиски җитештерергә әзерләнүе һәм аңа исем табуга акция игълан ителүе турында ишетә. Озак уйлап тормый, үз вариантын тәкъдим итеп шалтыратып та ала. Күпмедер вакыт үткәннән соң аңа хәбәр килә: 300 тәкъдим арасыннан әлеге исем дә сайлап алынган! Икенче этап- аны уңышлы яклый алсалар, җиңүче исеме һәм 30 кг. сосиски-аларныкы! Яклау шулай ук уңышлы үтә, һәм бүген фирма вәкилләре килеп гаиләгә беренче 10 кг сосискины һәм сертификатны тапшырып та китәләр. Ә нинди исем тәкъдим иткән булган нурлатлы дисезме? Бик гади: "Те самые". Шул исемдәге сосискины ала калсагыз: "Исеме дә исеме! Үзебезнең егет куйган шул!" дип күкрәк кагып алырга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат сосиски "Фамильные колбасы"