Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яңа Тумба эшмәкәре авылда дискуссия мәйданчыгы оештырырга тәкъдим итә

Яңа Тумбада узган гражданнар җыенында халык үтә актив иде.

Иң элек, җирлек башлыгы Леонид Оиспов җирлектә башкарылган эшләргә йомгак ясады, алдагы елга өстенлекле бурычларны билгеләде. Башкарылган эшләрдән иң сөенечлесе -авылның "Чистай су" республика программасына кертелүе. Бүгенге көндә бу программа буенча эшләрнең 75 проценты башкарылган. Шулай ук Октябрина белән Яңа Тумба арасында юл тәртипкә китерелгән. Җыенда катнашкан район башлыгы Равил Кузюров быел авылга су тулысынча кереп бетәчәк, диде. Шулай ук авыл урамнарын яктырту буенча республика программасына корректировкалау ысулы белән Яңа Тумбаның да кертеләчәген әйтте. Авыл халкыннан да эшлекле тәкъдимнәр яңгырады. Мисал өчен, Яңа Тумба эшмәкәре Михаил Сосипаторов авылда төрле көнүзәк проблемаларны уртага салып фикер алышу, хәл итү юлларын эзләү максатыннан, дискуссия мәйданчыгы оештырырга тәкъдим итте. Бу идеяне Равил Әфраимович та хуплады һәм монда нигез итеп ТОСларның мисалын алырга була, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат