Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Ябыгу өчен лимонлы су эчәргә була. Лимон С витаминына бай. Анда А, В, Р витаминнары күп.

Иммунитетны күтәрә, С витамины грипп һәм салкын тиюдән сакланырга ярдәм итә.

ЛИМОНЛЫ СУ БЕЛӘН ЯБЫГЫП БУЛА

 

Ашкайнату эшчәнлеген җайга сала, эч күперү, паразитлар булганда да файдасы бар. Бөерләр эшчәнлеген яхшырта, бәвелне, үт суын куа, токсиннарны чыгара, канны, бавырны чистарта. Лимон суы организмда лайланы киметә, шуңа аның астма, бронхит авыруларыннан да файдасы исбатланган. Лимонлы су матдәләр алмашын яхшырта, шунлыктан ябыгырга ярдәм итә. 1 стакан җылы суга ярты лимон согы сыгарга. Көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчәргә. Бал кушарга да ярый. Аны ач карынга эчү файдалы.
Лимонлы су зыян да китерә ала. Ул теш эмален какшата. Соңыннан авызны чайкарга онытмагыз. Көнгә 1 стаканнан артык эчәргә ярамый. Сару кайнау, ашказаны-эчәк чирләре булганда, табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Иртәнге, төшке, кичке аш алдыннан 1-2 стакан чиста су эчеп, 3 айда 4 кг га ябыгып була. Су артыгын ашарга мөмкинлек бирми, үзең дә сизми порцияләрне киметә башлыйсың.

Реклама

 

https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X