Реклама
Кичә Каравыл Тавындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын чыккан, мичнең артык кызуыннан мунчаның түбәсе янган.
Сигналга "АгроРазвитие" ирекле янгын хезмәте һәм 125нче Янгын часте бүлекчәсе хезмәткәрләре чыкканнар һәм утның торак корылмаларга күчүенә ирек куймаганнар.
Моннан тыш, янгын часте пультына юлларга кар салудан зарланып та шалтыратканнар. Мәсәлән, 14, 15 декабрьдә, ике көн рәттән Чишмә халкы юлны чистартмыйлар, дип зарланган, шулай ук Кизләүдән һәм тимер юлчылар микрорайоныннан шалтыратканнар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз