Реклама
Дөресрәге, җирле телевидение тамашачыларны Нурлат җирендә туып үскән һәм билгеле танылу алган якташлары белән телеэкраннар аша таныштырырга җыена.
Ниятләре игелектә: экран героеның ирешкән уңышлары турында сөйләү белән бергә, алар аңа кабыргасы белән: "Сез якташларыгыз, Нурлат җире өчен нинди файдалы гамәл эшли алдыгыз?" дигән сорауны да куярга ниятлиләр. Ә экранда җавапсыз калу беркемне бизәми...
"Якташлар" проекты киләсе атнадан старт алачак, аның беренче герое билгеле инед. Ул - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз