Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Якташыбыз иҗат кичәсенә җыя

    1 мартта Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Разия Гайнуллинаның 45 еллык иҗаты уңаеннан зур кичә үтәчәк.

    Шул уңайдан җырчы якташыбыз бүген, 17 февральдә Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров белән очрашып, аңа чакыруын җиткерде.
    - Равил Әфраимович мине бик җылы каршы алды, чын кызыксыну белән тыңлады. Иҗат кичәмдә якташларым катнашса, минем өчен зур бәхет булыр иде, - диде очрашу тәэсирләре белән уртаклашып Разия ханым.
    Кичәгә әзерлекне Яр Чаллыда күптән башлаганнар икән инде. Шушы көннәрдә Разия Гайнуллина иҗатына багышланган язмалардан тупланган "Язмышыма үпкәм юк" дигән җыентык та дөнья күрәчәк. Моңарчы "Нурлат" ТРКсы аның биш җырына клип төшергән иде. Кичәдә республиканың танылган сәнгать әһелләре белән бергә Р.Гайнуллинаның инде үзләрен таныткан һәм яңа сәхнә яулап килүче шәкертләре дә катнашачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: