Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Якташыбыз Рузалия Гомәрова республика сәхнәләренә чыкты

Якташыбыз, җырчы Рузалия Гомәрова күңелле мәшәкатьләр белән яши бу көннәрдә.

- Иң бәхетле көннәрем, дисәм дә ялгыш булмас, - ди ул үзе. - Узган ел азагыннан башлап концерт турын алып барам. Башта район авылларында тамашачыларга концерт тәкъдим итсәм, хәзер республикабыз шәһәрләре сәхнәләренә дә чыктым. Чистайда узган концерт аншлаг белән узды. Алда Әлмәт, Балык Бистәсендә һәм язга Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә чыгыш ясарга планлаштырам. Концерт туры программасында "Җәләл" төркеме, Айдар Мусин, Гөлнара Мәүлетова чыгышлары да бар.
Җырчы-якташыбыз иҗат дөньясы белән генә чикләнми, югары белем алуны да паралель рәвештә алып бара икән. Моңа кадәр театр училищесын тәмамлаган Рузалия Гомәрова икенче белгечлек - психолог һөнәрен үзләштерә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат