Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Якты Күл авылында яшәүче Өммегелсем Хәнәфиеваны юбилее белән котладылар

Узган атна азагында Якты Күл авылында яшәүче Өммегелсем Хәнәфиевага 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Равил Кузюровның истәлекле бүләге тапшырылганда күзләре шатлык яшьләре белән тулды. 2013 елдан алып "Гармония" халыкка социаль ярдәм үзәгендә патронатта тора әби.

Өммегөлсем әбигә тормыш сынауларын сугыш һәм аннан соңгы елларда татырга насыйп була. Көнен дә төнен дә эштә була. Кырда да, ферма да, урман кисәргә дә йөри. Тормыш иптәше, Ватан сугышы ордены кавалеры Нурулла Хәнәфиев белән бергә 48 ел гомер кичерәләр. Булдыклы, хезмәт сөючән 6 ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Зур, иркен йортта Өмммегөлсем әби үзен ялгыз хис итми, чөнки аның ярдәмчесе, социаль хезмәткәр Рамилә Гарифуллина аңа үз кызы кебек якын. Кирәк вакытта җитез, карусыз ярдәмчесе өендә дә булыша, аөык-төлеген дә алып кайта. Ә юбилеен әби зур гаиләсе белән билгеләп үтәчәк. 16 оныгы һәм якын көннәрдә 20нче оныгының баласы туган икән бит.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Юбилей