Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Якты Күл халкы район җитәкчелеге, төрле служба вәкилләре белән очрашты

Кичә, 2 сентябрьдә Якты Күл авылында "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән оештырылган гражданнар җыены узды. Әле быел гына сафка баскан яңа мәдәният йортында үткән очрашуда район башлыгы Равил Кузюров, районның төрле службалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында район башлыгы Равил Кузюров районда соңгы елда гына социаль планда башкарылган эшләргә кыскача күзәтү ясап, һәр авыл җирлегендә торган көнүзәк проблемаларны хәл итү буенча район җитәкчелеге алып барган вәзгыятьне җиткерде. Шунда ук Якты Күл халкының төрле сорауларына да җаваплар бирде. Авыл халкы күтәргән мәсьәләләр, асылда, юл салу, күпер төзү, көтүлек җирләр мәсьәләсе хакында иде. Якты Күл авылы караган Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Лотфуллина да үзенең кыска гына чыгышында соңгы араларда җирлектә булган уңай үзгәрешләргә тукталды, авылларга һәрчак ярдәм кулы сузган район башлыгына, төрле оешма-предприятиеләр җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. Җирлек тормышында актив катнашкан авыл кешеләрен дә аерым телгә алып үтте. Очрашуга җыелган халык та, республикада, районыбызда барган вәзгыятьне хуплавын белдерде һәм җитәкчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Очрашудан соң, мәдәният йорты сәхнәсен Аксубай кунаклары алды. Күрше районнан килгән үзешчәннәр Якты Күл халкына кызыклы, бай концер программасы тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат