Җәяүлеләр акциясе башланды
Бу көннәрдә "Пешеход - на переход" Бөтенроссия акциясе бара. 1 ноябрьгә кадәр барачак акция дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләр юлларына рейдлар оештыра, мәктәп укучылары белән әңгәмәләр, акцияләр үткәрә.
ЮХИДИ бүлегеннән алынган статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, 9 ай эчендә район юлларында 533 җәяүле юл йөрү кагыйдәсен бозган, 53 машина йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен җаваплылыкка тартылган. Җәяүлеләр катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләрендә 3 җәяүле үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев